<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><hymn_number>38</hymn_number>
<title>Рәхмәт җырлыйм</title>
<lyrics>[V1]
 Мин рәхмәтле Изге Ходаема
 Нинди сүзләр табып аңлатыйм.
 Әй, Ходаем, Тәңрем Атам минем
 Сузды миңа кулын юлымда.

[V2]
 Сиңа аксын данлау сүзләрем.
 Сиңа аксын данлау сүзләрем.
 Миңа булган изге мәхәббәтең
 Юлларымда яктыртуың өчен.

[V3]
 Син бит миңа изге юлны ачтың:
 Син диясең:&quot;бул гел янымда.
 Мәңгелектә урын сиңа әзер,
 Тугры булсаң Минем сүземә&quot;.

[V4]
 Данлыйм Сине, Гайсә минем өчен
 Изге каның Синең коелган.
 Күкләрдәге Яшәү китабына
 Исемем минем язып куелган.

[V5]
 Мин мактыймын Сине, Данлы Гайсә,
 Бар халыкка ирек, бирәсең.
 Изгелегеңне санамыйча һәркөн
 Мәрхәмәтең белән киләсең.</lyrics>
</song>